Мул кыяр уңышы серләрен беләсезме?
Бакчачыларга кыяр үстерү буенча берничә киңәш
- Тишелеп чыккач, 3-4 яфрак фазасында кыярны түбәндәге эремә белән эшкәртергә кирәк: 10 литрлы 1 чиләк суга 30 тамчы йод, 20 грамм кер сабыны, 1 литр сөт кушып болгатабыз. Мондый эремә белән кыярны һәр 10 көн саен эшкәртергә мөмкин.
- Кичтән 1 чиләк суга 1 арыш ипиен җебетергә салабыз. Иртән ипине ваклап, суда җебетеп бетерәбез, әлеге эремәгә 25 мл йод өстибез. 1л әлеге эремәне 10 литрлы чиләк суга өстәп, кыярларны эшкәртәбез. Калган сыеклыкны салкынча урында сакларга мөмкин. Бу эремә белән түтәлләрне ике атна саен эшкәртсәң, кыяр сабагы көзгә кадәр яшел булып калачак.
- 10 литрлы 1 чиләк суга 2 литр әче су (эремчек суы) һәм 150 грамм шикәр комы салып болгатабыз. Кыярның төбенә сибәбез һәм эшкәртәбез. Мондый эшкәртүдән соң кыяр һәм борычларда җимеш бирү сәләте тагын да арта.
- 0,7 банка суган кабыгын 10 литрлы чиләк суга салып, кайнатып чыгарабыз. Уттан алып, суытабыз. Өстен каплап 12 сәгать төнәтәбез. Сөзеп, 1 литр эрәмәне 4 литр суга кушып, кыярның сабагын эшкәртәбез һәм төбенә сибәбез.