-Улым, әбиең нинди тәмле әйберләр пешерде соң? -Карабодай боткасы, плоов....чәк-чәәк... картошка фри... картошка фрии.... -Ии, шулай гына мени?.... Кичә кыз телефоннан онык белән сөйләшә(видеозвонок), янәсе мин ниләр белән сыйлыйм, сыйлыйммы)) Сыйларсың монда! Улым, әйдә, ашыйбыз, дип дәшүгә, юк, мин ашамыйм, башлана. Ашыйсым килмии, диеп, килеп утыра да өстәл артына һәм үзе дә сизми ничек ашап бетергәнен) Көн дә шулай. Тукта, әнисе дә сораштыргач, әле бу кайткач тәмлүшкәләр дә пешермәдем, дип, бүген чәйгә берәр нәрсә әмәлләргә уйладым. Кереп киттем интернетка, тегесен карыйм, бусын, я тегесе нидер, я бусы, ничектер мин сырлыны эләктереп алмый. Инде, ярар, элек пешергәнне пешерермен, дип, телефонны сүндерим дигәндә генә күзгә чалынды бит бер видео-рецепт. Булмаса пешереп карыйк, дип тотынган идем, рецептның яртысыннан гына... нинди булмаган ди!, бер дигән булып чыкты! Теге, былтыр булочкалар пешергән идек бит әле, менә шулар төсле, шуундый тәмле, тел йотарлык! Аның йомшаклыгы! Искәндәр, әбии, шундый тәмлее, дия-дия сыпыртты. Тешсез бабайга гүпчем! Вәт бу йомшаак!, әле эченә барып җитмәдем, ну шәәп!, дип, мактый-мактый берне сугып атты да тәлинкәгә карап тора)) Тагын берне ашасам калмый да бит инде, дигәндәй) Аша-аша, минәйтәм, без Искәндәр белән икешәрне бәрдек инде))) Болай ук тәмле чыгасын белгән булсам, рецептны икегә бүлмичә генә, ничек бар, шулай пешергән була идем. Курыктым шул, уңмаса, ашалмаса, дип уйладым, хәзер менә иртәгә повтор ясыйсы була. Ярар, эчлеген, формасын үзгәртермен) Онның күләме әз кебек тоела, камыр кулга ябыша, дип, он өстисе түгел, ә яхшылап туглыйсы, изәсе, кул белән. Мин фотода күрсәттем, бар әйберне дә салып бетергәч камыр әле кулга ябыша торган була, шуңа әйбәтләп, озак итеп тугларга кирәк. Әйе, кул нык ара, бигрәк тә җилкәгә төшә, аның каравы камыр бер дигән була, баса баса үзеннән үзе кулдан аерыла башлый. Бер стакан җылымса сөткә ике аш калагы песок, 5гр коры чүпрә(бәләкәй пачканың яртысын), чәй калагы очында гына тоз, ике аш калагы сыек май, бер йомырка, ярты чәй калагы разрыхлитель, өч стакан(+ -) он салып, камыр бастым. Камырны басып бетергәндә 25гр йомшарган акмай, ярты аш калагы уксус салып, әйбәтләп, озак итеп бастым, тугладым. Камыр кулдан аерыла, ябышмый башлагач, камырны кулга алып,савытны сыек май белән майлап, камырны салып, өстен каплап, җылыга кабарырга куйдым. Кабарган камырны кунага төшереп издем, кисәкләргә бүлдем, булочкалар ясап, расстойкага куйдым. Духовкага тыгар алдыннан өстен сөт белән генә сөртеп чыктым. Төп-төгәл 22 минут пеште)) Термометры булмау сәбәпле ничә градуста пешергәнне әйтә алмыйм, ручкасындагы дүрт санына куйган идем) Кызлар! Әбизәтелне пешерегез! Камыр искиткеч! Өйдәгеләр мактар үзегезне! Тагын бер кат искәртәм: камыр кулга ябыша, дип, берүк артык он салмагыз! Яхшылап бассагыз ябышмый башлый! Сездән фотоотчетлар көтәм)) #булочка

Теги других блогов: продвижение SEO Google